1 август. “Татарстан дулкынында”.

13041_25116_sungatullin

“Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын, вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр», – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Чыннан да халык җырлары, моңнары гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора. Шуңа да Берәр халыкның мәдәниятен өйрәнүчеләр, беренче чиратта, шул халыкның җыр­ларына һәм көйләренә игътибар иткән… Сер түгел, замана яшьләре халык җырларын тыңларга атлыгып тормый. Ә нәтиҗәсе нәрсә?! Әлбәттә, үзенең йолаларын, гореф-гадәтләрен белмәгән, җырларын көйләрен, тыңлап үсмәгән халык милли кыйммәтләрен оныта, көннән-көн читләшә бара.

Ә бит милләтебезнең асыл ташлары булырдай күпме җырлар, гасыр тузанына күмелеп ята. Шул җырларны эзләп табып, барысын бергә туплап тамашачы хозурына тапшыручы, бар гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган, тылсымлы тавыш иясе Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Мирсәет Миншәһит улы Сөнгатуллинның хезмәте бәяләп бетергесез.  Әле күптән түгел генә аның хал­кыбыз җәүһәрләрен туплап чыгарган аудиоҗыентыгы Россия һәм Бөтендөнья рекордлар китапларына кертелде. 2016 елда чыгарылган бу дискка барысы 205 җыр һәм мөнәҗәт сыйган. Анда инде бөтенләй онытылганнары да, яңача үзгәртелгәннәре дә бар. Берничә еллык зур хезмәт кергән әлеге дискны тыңлап чыгарга ундүрт сәгатькә якын вакыт кирәк. Татарның бай җыр мирасын торгызу, халыкка кайтару юнәлешендә күп көч куйган гаҗәеп матур та­вышка ия талантлы башкаручы Мирсәет Сөнгатуллин быел үзенең 65 яшьлек юбилееын билгеләп үтә. Һәм шунсы сөенечле халкыбызның яраткан җырчысы нәкъ менә үзенең туган көнендә бездә кунакта.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>