1 июль. “Татарстан дулкынында”.

перо

Бүгенге тапшыруның темасына бер шигырь сәбәпче булды.

Тузга язган сүзләр генә калыр,

дөрес сүзләр калыр безнең хакта, -

дип язган иде Мөдәррис Әгъләм.  Шушы шигырь искә төште дә, сискәндерде. Чыннан  да, адәм баласы бу якты дөньяда яшәгән чагында фанилек тузаннары арасында йөреп, төрле төсләргә, төрле килбәтләргә керә, аның турында төрле сүзләр йөри. Ә инде ул бакыйлыкка китеп, еллар үткән саен әлеге тузанар тарала һәм шәхеснең чын асылы, үзәге ачыла. Шагыйрьләр белән дә шулай. Менә без дә Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмнең  шигырьләренә салынган әнә шул асылын еллар үткән саен аңлый барабыз.  Ходай Тәгалә безгә нинди олы шагыйрь биргән булган икән бит, дип төшенә барабыз. Аның фикере, хисе, әйткәннәре бүген, менә шушы буталчык бер вакытта, безнең өчен зиһен һәм күңел ихтыяҗына, кыйбланамәгә әверелде.

Мөдәррис Әгъләм үзе исән вакытында да 1960, 70, 80 елларда туып үскән милләттәшләребезнең зыялы катлавына көчле йогынты ясаган, аларның шәхес булып формалашуына этәргеч биргән шагыйрьләрнең берсе булды. Һәм менә ул калдырган рухи ризыкны аннан соң мәйданга чыккан буыннарга да тапшырып бару таләп ителә. Монысы – безнең бурыч. Бүгенге тапшыруыбыз нәкъ менә шул максат белән әзерләнде дә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>