1 июнь. Концерт.

devochka-kosichki-leto-solnce-4753

Кадерле дуслар! Менә, бергәләп яшел җәйгә атлап кердек. Көтеп алынган көннәр… Шулай да, җәй айларын иң нык зарыгып, түземсезләнеп көткән кешеләр, әлбәттә, балалар. Бүген мәктәп укучылары озын каникулга, иреккә-хөррияткә чыга! Бөтендөнья балаларның хокукларын яклау көненең нәкъ менә 1 июньгә – җәй башына, каникул башына туры килүе юкка гына түгел, димәк, монда тирән мәгънә бар.

цветы лето природа 3

Шуңа күрә дә, хөрмәтле тыңлаучылар, Халыкара балаларны яклау көнендә беренче тапшыруыбызны балаларның шат авазлары белән башлап китәбез. Игътибарыгызга Наилә Хөсәенова җитәкчелегендәге “Назлыгөл” балалар ансамбле чыгышы тәкъдим ителер. Аннары, тапшыруның икенче өлешендә, каһарман язучы Габел Кутуйның “Рөстәм маҗаралар” дип исемләнгән повесте буенча эшләнггән радиоспектакльне бергәләп тыңларбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>