1 июнь. «Татарстан дулкынында».

 

IMG_6071

Бүген – 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне. Республикабызның төрле шәһәр, район үзәкләрендә һәм башкалабыз Казанда күп төрле күңел ачу чаралары үткәрелә. Алар инде иртәнге сәгатьләрдә үк старт алды. Әйтик, башкалабызның Кәрим Тинчурин паркында Тинчурин театры балачак бәйрәме үткәрде. Ә бу минутларда төп бәйрәм чаралары Казан үзәгендә – Татарстан Республикасының Милли музеенда һәм Казан кирмәнендә үтә. Барлык чаралар да тагын бер кат гаилә белән ял итү өчен шәп мөмкинлек.

Студиябезнең бүгенге кунагына килгәндә, ул бик тә үзенчәлекле кеше, балалар һәм яшүсмерләр язучысы Айгиз Баймөхәммәтов. Россиянең һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлеге әгъзасы. Аның “Калдырма әсәй” дигән китабы төрки дөньяда бестселлер булып танылды. Күптән түгел генә әлеге китап “Калдырма, әнкәй” исеме белән татар телендә дә басылып чыкты. Татарстанда китап сөючеләр бу әсәрне инде күптән бәяләп өлгерде. Мәктәпләрдә тәрбия, әдәбият дәресләрендә аны актив кулланучы укытучылар барлыгы да билгеле. Шуңа күрә дә Айгиз белән очрашуыбыз очраклы хәл түгел. Тагын шунысы да бар, тугандаш халыкларның яңа әдәби үрнәкләре белән таныштырып бару Татарстан радиосының инде күптәннән традициягә кергән матур гадәте. Повестьнең авторы – Айгиз Баймөхәммәтовка бәхетле балачак мизгелләрен кичерергә туры килми. Бик яшьли тома ятим калганнан соң ул Башкорстанның Белорет районы Сермән балалар йортында тәрбияләнә. Повестьтагы тасвирланган хәлләр барысы да аның үз башыннан узган аянычлы да, тетрәндергеч тә вакыйгалар. Аларны халыкка җиткерүенең дә төп максаты – башка балалар да үз әти-әниләренең, ә әниләр үз балаларының кадерләрен белсеннәр өчен.

 

 

IMG_6068

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>