1 май. “Татарстан дулкынында”.

птицы голуби природа небо

Бүген 1 май – яз, хезмәт һәм бердәмлек бәйрәме. Россиядә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Шулай да әлеге якты, җылы бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт, тынычлык һәм үзара татулык бәйрәме булып кала. Май ае — ышанычлар, яңару чоры. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар  ап-ак чәчәккә күмелә. Гүя бар җиһан әкияти дөньяны хәтерләтә. Язгы табигать тәэсиреннәндер, төрле башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашканда сизелерлек арта.

Дуслык, татулык, бердәмлек дидек… Бүгенге тапшыруыбызны да әнә шул төшенчәләргә багышлыйсы килә. Апрель ахырында шаулап-гөрләп ике тугандаш республика – Татарстан һәм Башкорстан арасында җырдан күпер салган “Дуслык күпере” концертлары үтте. Фестиваль 13 апрельдә Казанда башланып киткән булса, Россиянең 16 шәһәре аша узып,  29 апрельдә Башкортстан башкаласы Уфада төгәлләнде. Шунысы да игътибарга лаек концертлар Башкортстанда узган Татарстан көннәре алдыннан башланып китте. Бу атнада ике республика арасындагы багланышларны ныгытуга юл салган, күп кенә тарихи әһәмияткә ия чараларлар да булып узуы да һәркайсыбызны сөендерде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>