1 март. «Татарстан дулкынында».

kCqBcne-j4g-1

Их!

Кичә генә әле февраль иде,

Бүген давыл кырга кар ташый;

Март аеның нечкә билле җиле,

Сузлып ятып җиргә, кар ашый…

Әйе, бүген Такташ язганча, нәкъ шундый вакыт! Күңелнең еракка, матурлыкка ашкынган, яңа өметләр белән тулышкан мәле. Нәкъ шуны истә тотып без бүген сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар, талантлы актриса, Әлмәт театрының чын йолдызы белән таныштырырга булдык. Ул Татарстанның атказанган артисты, дөнья күләмендә үткәрелгән бихисап театраль фестивальләр лауреаты Мәдинә Гайнуллина. Театр дигән серле чиксез галәмдә аның йолдызы моннан 20 еллар чамасы элек кабына. Бүген исә бу йолдыз тагын да яктырак нур чәчә. Артистка Мәдинә Гайнуллинаның сәхнә тормышы, ирешелгән уңышлары, яуланган иҗат үрләре күпләрне сокландырырлык һәм кызыктырырлык. Моның сере нидә соң? Билгеле, театрны бар җаның-тәнең белән яратуда, бу эшкә бирелгән булуда һәм үзеңне аямыйча тамашачыларыңа тугры хезмәт итүдә. Мәдинә Гайнуллина уйнаган рольләр дә гади генә образлар түгел. Алар үз җетелеге, фаҗигале, тетрәндергеч бай рольләр булуы белән үзенчәлекле. Бүгенге тапшыруда Мәдинә Гайнуллинаның үзе һәм иҗаты белән якыннанрак танышырбыз.

141693

 

3611a1486856b58050963aad3cd6393c

18

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>