1 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

театр

Моннан берникадәр вакыт элек без театр белгече, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова белән моннан 70 ел элек Мәскәүдә Театр сәнгате Дәүләт институтын – ГИТИСны тәмамлап Казанга кайткан беренче югары театраль белемле артистларыбыз иҗатына багышланган тапшырулар циклын башлап җибәргән идек. Шушы вакыт эчендә мәшһүр сәхнә осталарын, театр сәнгате күгендә үз йолдызлыгын булдырган күп шәхесләребезне кабат хәтерләрдә яңарттык. Бүген бу циклны тәмамлар вакыт җитте. Бүген без күренекле артистка Рауза Әхмәрованы һәм Мәскәүдә югары театраль белем алып та, язмышлары бу юлдан китмәгән артистларны искә алырбыз. Тапшыруны Татарстан радиосының якын дусты, театр белгече Луара ханым Шакирҗанова үзе алып бара.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>