10 май. «Татарстан дулкынында».

mask

Әле кичә генә без бөтен ил белән Җиңү бәйрәмен билгеләп үттек. Шул еллардан бирле 73 ел үтүгә карамастан, дәһшәтле сугыш һаман безнең хәтерләрдә. Бу мәңге шулай булсын иде дип телик. Дөрес, инде сугыш дәһшәтләрен үз башларыннан кичергән, үлем белән күзгә-күз очрашып та, бүген исән-имин гомер итүче ветераннарыбызның сафы елдан-ел кими. Ә менә сәнгатьтә, бигрәк тә театр сәнгатендә сугыш кайтавазы, әлеге тема бүген дә актуальлеген югалтмады. Бөек Ватан сугышын чагылдырган драматургик әсәрләр әледән-әле куела, тамашачыларның күңеленә үтеп керә, дулкынландыра тора.

Бүгенге программабызда без театр тарихына күз салып, Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында әлеге темага багышлап куелган спектакльләргә мөрәҗәгать итәрбез. Бу мөһим эшебездә югалып калмаска безгә Татарстанның халык артисты һәм театр белгече Луара Шакирҗан ярдәм итәр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>