10 март. “Татарстан дулкынында”.

Рафис Корбан

Бүген без, дуслар, бе яңа китап турында сөйләшербез. Аны безгә авторы – Рафис Корбан үзе бүләк итте. Дөрес, бу әсәрнең журнал вариантын без инде “Казан утлары” журналында укып бара идек. Ә монда, китапта, ул тулысы белән, барлык детальләре белән бирелгән. Бу – каһрман шагыйребез Муса Җәлил турында яңа китап. Иң алгы планда аның каһарманлык юлы, дошман өнендә алып барган көрәше калкытып күрсәтелгән. Баш геройны сурәтләүче сюжетка үреп, шул заманның төп вакыйгалары, күренкле шәхесләре бирелгән, ягъни Җәлил һәм аның көрәштәшләренең образы заманның киң масштаблы сурәте үзәгендә барлыкка китерелгән. Әйе, әйткәнебезчә, бу китап башкалардан аерылып торучы яңа бер вакыйга, һәм безнең тыңлаучыларыбыз бу турыда белмичә, ишетмичә калмасыннар тагы дип, бүген студиябезгә язучы Рафис Корбанның үзен чакырдык.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>