10 октябрь. “Яшьлек аланы”.

тат орнам вышивк 2

- Шушы көннәрдә генә “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә яшьләр сәясәтенә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистлар белән очрашуга әле яңа гына оешкан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов килгән иде. Әле бу вазыйфада аның каләм әһелләре белән беренче очрашуы иде бу. Моңарчы без аны республикабызның “Сәләт” яшьләр оешмасының көчле лидеры буларак белә идек. Шуңа күрә әңгәмә башында ук Тимур Сөләйманов “Сәләт – минем өчен фикерләү рәвеше. Хәзер анда көчле команда тупланды. Минем өчен яңа вазыйфада төп бурыч – башка татар оешмаларында да сәләт мохите тудыру. Шулай булганда, бәрәкәт булыр,” – дип белдерде ул. Әлбәттә, әңгәмәнең төп, актуаль мәсьәләсе булып яңа министрлык алдында торган бурычлар турында сөйләшү булды.

-Әле быел яз без сезгә Чиләбе белән бәйле бер күңелле хәбәр әйткән идек. Анда татар театр студиясе кабат эшли башлады. Һәм аның эшендә бүгенге әңгәмәдәшем – Чиләбе егете Эльдар Гыйбадуллин да актив катнаша. Аның белән очрашуыбыз быел Казанда үткән Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәрендә очрашып әңгәмә корган идек. Эльдар үзе Чиләбенең татар тормышында кайнап яши. Башкалабыз Казанда үткән форумда ул беренче тапкыр 2016 елда килә. Быел инде үзе бер төркем яшьләрне ияртеп килгән иде. Чиләбе татар конгрессыннан алар 25 егет-кыз булып чыкты. Эльдар әйтүенчә, төп эш – яшьләргә мондый форумга килүнең максатын аңлату. Ә максат – яңа проектлар белән танышу һәм Чиләбегә алып кайту.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>