11 апрель. «Татарстан дулкынында».

1F2C_wKMdNM

Тавыш – табигать бүләге, диләр. Тик сәнгать күгендә җемелдәрлек чын йолдыз булыйм дисәң, Ходай биргән сәләтеңне үстерә белү дә кирәк. Чөнки сизгер һәм зәвыкълы тамашачы иртәме соңмы йолдызларның кайсы чын кайсы ясалма икәнен аерып алачак. Ни гаҗәп, бүгенге көндә алар бармак белән генә санарлык. Сәнгатебез күген бизәрдәй чын җырчыларны кем әзерли соң? Әлбәттә, бу өлкәдә яшь җырчыларны музыка дөньясына җиткәкләп алып кергән вокал укытучыларының хезмәте әйтеп бетергесез. Биредә үзең җырлый белү генә җитми, ә үз тәҗрибәңне укучыга җиткерә белү осталыгы да зур роль уйный.

Кунагыбыз вокал буенча педагог, хормейстер, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев әнә шундыйлардан. Марат әфәнде заманында данлыклы “Иделкәем” ансамблен җитәкләгән, мәдәният институтында Татар хоры оештырган кеше. Бүгенге сүзебез дә татар хоры һәм гомумән, җыр сәнгатендәге проблемалар хакында булыр.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>