11 июль. «Татарстан дулкынында».

2017 елда безнең республикада музыка сәнгатен үстерү максаты белән “KazanOperaLab” дигән опера лабораториясе эшли башлаган иде. Бу вакыт эчендә әлеге проектта күп кенә иҗатчылар – яшь композиторлар, режиссерлар, драматурглар, шагыйрьләр, рәссамнар үз көчләрен сынап карадылар.

Опера лабораториясе башкаручылар сәнгатен үстерү “Sforzando” фонды ярдәме белән оештырылды. Фондның җитәкчесе — Данияр Соколов. 2017 елның декабрь аенда башланып киткән бу проект бер ел дигәндә үзенең җимешләрен бирә башлады. Быел Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә өч камера операсы куелды. Лаборатория дәвамында яшь иҗатчылар Мәскәү сәхнә осталарыннан мастер-класслар алды һәм өч командага бүленеп, өч камера операсы тудырды. Алар — композитор Ләйсән Абдуллина, либретто авторы Павел Поляков, режиссер Василиса Шмелева һәм рәссам Ксения Шачнева командасы тудырган 1+6 дигән опера, композитор Илдар Камалов, либретто авторы Сөмбел Гаффарова, режиссер Булат Минкин һәм Ләйсән Хөсәинова командасы тудырган “Бледно-голубая точка” операсы.

Күптән түгел шулай ук бу проект кысаларында иҗат ителгән өченче әсәр -“Минем Такташ” операсының премьерасы булып узды.

Бүген студиябездә кунакта бу операны тудырган иҗат төркеме. Либретто авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор Ильяс Камал, режисер Лилия Әхмәтова, спектакльдә Идея ролен башкарган Эльза Исламова, яшь шагыйрь Адюк ролен уйнаган Илгиз Мөхетдинов һәм Һади Такташның карт чагын гәүдәләндергән Артур Исламов.

IMG-20190703-WA0005

 

zZ1LpzKfL2M

Комментарий

  1. Миләүшә Хәбетдинова

    Утыз яшьлек язучы,
    «Һ.Такташны мишень итә”,
    Өйрәнчек яшь хирург кебек»
    «әсәрләрдә “опыт” ясап»,
    «Үтмәс пычак белән кисә…»,
    Такташны “үтерүдән курыкмыйча”!!!

    Композиторга, җырчыларга рәхмәт!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>