11 июня. “Татарстан дулкынында”.

село аул

Тапшыруның “Туган җирем – йөрәк җырым” сәхифәсендә Илдар Кыямов катнаша. Ул аерым таныштырып торуга мохтаҗ түгелдер, чөнки аны сез телевизор экраннары аша да, сәхнәләрдән күреп тә яхшы беләсез. Әйбәт журналист, шәп артист! Тыңлаучыларыбыз арасында бу ягымлы йөзле, итагатьле, җор сүзле егетнең дуслары да, туганнары да күптер. Кыскасы, Илдарны беләбез. Тик менә бүген ул бөтенләй яңа бер ягы белән ачыла. Без бүген Илдар Кыямовны Галим буларак күрәчәкбез. Әйе, ул озак еллар дәвамында туган ягының, туган авылының, анда тамырланган нәселләрнең тарихын өйрәнә. Тирәнән, фәнни нигездә өйрәнә. Һәм, әгәр дә без, һәр авылның, һәр нәселнең үткәнендә халыкның тарихы чагылыш таба, дип әйтәбез икән (ә бу хактан да шулай), димәк, безнең Илдарыбыз татар халкы тарихын өйрәнүче галим булып чыга. Безне тыңлап торучы фән әһелләре каршы килмәс, дип уйлыйбыз.

Һәм менә күптән түгел генә Илдар Кыямовның күп еллык фәнни эзләнүләренә нигезләнеп язылган “Кара чишмә карьясы” дигән калын китабы дөнья күрде. Дөнья күрде дә, езнең бүгенге очрашуыбызга сәбәп булды.

Комментарий

  1. Анурбик

    ШЭП,ГЫЙБРЭТле т а п ш ы р у
    Илдар Кыямовка р э х м э т !

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>