11 май. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

IMG_8686

 

Хәерле көн, хөрмәтле радиотыңлаучылар!

Гадәттәгечә,  һәр шимбә көнне бу вакытта без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.

Бу атнада илебездә иң зур һәм мөһим бәйрәмнәребезнең берсен – Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үттек. Быел бу истәлекле көнгә 74 ел тулды. Вакыт узган саен бу бәйрәмнең  илебез тарихындагы роле кимеми, сугыш еллары китергән зыян онытылмый.  Халык күңеленә тирән яралар салган  өзелгән гомерләр, җимерелгән язмышлар  елдан-ел хәтердә яңартыла, бүгенге тыныч тормышыбызның кадерен белергә кирәклеген тагын бер кат исебезгә төшерә!

Бүгенге көндә республикада 38380 сугыш ветераны, сугышта катнашкан 1214 кеше исәпләнә. Бөек Ватан сугышына Татарстаннан 700 мең кеше киткән булган, яртысы яу кырында ятып калган, һәр өченче кеше хәбәрсез югалган. Сугышчыларыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соңгы елларда илебезне җимерекләрдән торгызучылар – бу көннәрдә аеруча зур игътибарыбызга һәм хөрмәтебезгә лаек.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>