11 май. «Татарстан дулкынында».

 

Гали Рәхим. Татар тарихында фаҗигале язмышлы галим, язучы, фольклорчы. Узган гасырның беренче яртысында иҗат иткән фикер иясе хезмәтләренең бүген киң җәмәгатьчелеккә әле берникадәре генә таныш.  Татарстан республикасының Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә күптән түгел Гали Рәхимнең сайланма әсәрләреннән тупланган китабы дөнья күрде. Анда галимнең үз заманы өчен бик алдынгы һәм бүгенге көндә зур әһәмияткә ия булган татар фольклоры, туган якны өйрәнү буенча хезмәтләре урын алды. Әлеге китапта Гали Рәхимнең язмышы, киң кырлы иҗаты белән танышырырга мөмкин. Шулай ук әсәрләренә карата бирелгән искәрмәләрдә дә бик күп кыйммәтле тарихи мәгълүматлар китерелгән. Бүген без шушы китапны төзүчеләрнең берсе — Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,  доцент Марсель Илдар улы Ибраһимовны чакырдык. Гали Рәхим турындагы сөйләшүебез сезнең өчен дә татар тарихының һәм мәдәниятенең яңа якларын ачар дип ышанабыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>