11 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Татарстан_Конституциясе

Бу атна бәйрәм чараларына бай булды. 6 ноябрь – Татарстан Республикасының Конституция кабул иткән көн. Бу вакыттан бирле 25 ел узып та киткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу көне белән котлады.

парл

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында парламентның утыз өченче утырышы эшен дәвам иттерде. 2017 елның 26 октябрендә утыз өченче сессия эшендә тәнәфес игълан ителгән иде. Татарстан дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен укыту һәм өйрәнү турында мәсьәлә аркасында утырыш тәмамланмый калды.

IMG_0418

Бу атнада тагын бер зур бәйрәм – радиобызның 90 еллыгын билгеләп үттек. Туган көн тантанасы  Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Юбилейның театр бинасында оештырылуы очраклы гына түгел. Моннан нәкъ 90 ел элек,  шушы бинада 1927 елның 7 ноябрендә 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” — авазы яңгыратыла.

 

http://radiotatarstana.ru/90-el-ehfirda/

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>