11 октябрь. «Татарстан дулкынында».

театр

Моннан нәкъ 70 ел элек татар театры тарихында мөһим бер вакыйга була. 1949 елда, Мәскәүдә Театр сәнгате дәүләт институтын – ГИТИСны тәмамлап,  Казанга бер төркем талантлы актерлар кайта. Әлбәттә, аларның барысы да киләчәктә сәхнәдә калмыйлар. Кайберләренең язмышлары да аянычлы. Бүген татар театры тарихында якты эз калдырган, югары театраль белемле беренче артистлар, сәхнә йолдызлыгында үз урыннарын тапкан шәхесләребезгә багышланган тапшырулар циклын дәвам иттерәбез. Аны театр белгече, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова алып бара. Бүген Россиянең атказанган артисты Гәүһәр Камалованы хәтерләрдә яңартыйк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>