11 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Notny_stan_b

Гадәттә, тамашачы сәхнә түрендә йолдыз булып балкыган җырчыны күкләргә чөеп мактый, аның иҗатына табына. Ә башкаручы үз талантын композитор һәм шагыйрьдән башка халыкка күрсәтә алыр идеме? Биредә әсәрнең сыйфаты да зур роль уйный бит әле. Шулай ук җырчыга репертуар белән ярдәм итүче, аңа нинди җыр килешкәнен нечкә тоемлап әйтеп торучы концертмейстерның хезмәте дә зур игътибарга лаек. Бүгенге кунагыбыз да әнә шундый лаеклы кешеләребезнең берсе – бик күп еллар буе “Татарстан” радиосында хезмәт куйган, үзенең бөтен гомерен музыкага багышлаган шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина. Мөнирә ханымга шигырь язу сәләте әтисе – мәшһүр шагыйрь, журналист һәм тәрҗемәче Мөнир Мазуновтан, ә музыкага мәхәббәт әнисе Нурҗамал ападан күчкән. Ул бүген дә эштән, иҗаттан туктамый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>