12 апрель. “Татарстан дулкынында”.

20180412_084443

Атаклы фольклорчы, музыка белгече, музыка тәнкыйтьчесе, профессор,  гомерен татар халык музыкасын өйрәнүгә, милли сәнгатетебезгә багышлаган галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның “Милләтем чын сәнгатькә лаек” дигән китабы дөнья күрде. Монда Мәхмүт аганың төрле еллардабасылып чыккан мәкаләләре,  интервьюлары, төрле съездларда, пленумнардагы чыгышлары урын алды.

Мәхмүт аганың һәрвакыт һәр вакыйгага карата үз фикере, үткер сүзе бар.  Аның белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә булырга мөмкин. Ләкин ул беркайчан да милли сәнгатебез язмышына карата битараф булмады, музыка мәдәниятен үстерергә омтылды, татар музыкасында милли кадрлар тәрбияләү системасын булдыру турында хыялланды. Аның фәнни хезмәтләре дә музыкантлар, җырчылар өчен үзе бер хәзинә. Мәхмүт Нигъмәтҗановның яңа чыккан китабында галимнең халык язмышы, мәдәниятебезнең үткәне һәм  киләчәге турында уйланулары чагылыш таба. 88 яшен тутыручы татар музыкасының аксакалы белән күрешү өчен без аның  өенә юл тоттык. Без дигәнем – татар музыкасы язмышына битараф булмаган милллтпәрвәр ханымнар — танылган музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова һәм Татарстанның халык артисты, җырчы Гөлзада Сафиуллина белән бергәләп Татарстан музыкаль сәнгатенеңказанышларын һәм ялгышлары турында сөйләштек.​Чөнки Мәхмүт Нигъмәтҗанов узган гасыр уртасыннан алып татар музыкасы тарихының тере шаһиты. Әңгәмәбәшебез — музыка белгече, фольклорчы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесеатарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов.

20180412_084513

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>