Сәхифәбезне узган атнада булган явым-төшемнәргә бәйле вәзгыятьтән башлыйк. 4-5 февраль көннәрендә Казанда айлык явым-төшемнең 111 проценты яуган. Мондый очракларда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәмәгать транспортын кулланырга һәм ерак юлга чыкмаска киңәш итә.
Республиканың Тукай районында, аварияләр куркынычы булган Чаллы-Сарман трассасында, яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк.
Камералар тарафыннан теркәлгән юл кагыйдәләрен бозу очраклары өчен штраф салу һәм җыю вазыйфаларын яңа структурага йөкләргә мөмкиннәр.
Сезгә имин юллар телибез!