12 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

IMG_4815

Бу атнада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында халыкның мәшгульлек һәм демографик сәясәте, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә күреләчәк чаралар стратегиясе каралды. Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья банкы арасында  мохтаҗларга ярдәм итү буенча программаларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән меморандум имзаланды.

Искечә Яңа елны каршы алган бу көннәрдә тагын бер кат ел нәтиҗәләре.

1-нче гыйнвардан иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләүнең күләме биш мең өч йөз сумга кадәр артты. 2018 елда пенсиянең уртача күләме 14 мең бер йөз сум тәшкил итте. Кабул ителгән закон нигезендә, 2019 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча пенсиянең уртача күләме – 15 мең 400 сум, 2024 елда аена 20 мең сумга кадәр артачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>