12 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызда без сезгә Татарстан республикасы Филармония джаз оркестрының “Зур концерт”  дип исемләнгән татар әсәрләреннән төзелгән кичәсен тыңларга тәкъдим итәбез. Филармония джаз оркестрының әлеге татарча проекты 2017 елның февралендә башланган иде. Җырчыларның джаз оркестрына кушылып татар композиторлары әсәрләрен башкаруына, татарча джазны пропагандалауга йөз тоткан әлеге музыкаль проект шул ук елның апрель аенда Мәскәү тамашачысына да тәкъдим ителде. Филармония джаз оркестры тарафыннан оештырылган әлеге концертларда республиканың танылган башкаручылары, Россиякүләм билгеле эстрада һәм джаз осталары катнаша. Быел оркестр тамашачыга әлеге проектның икенче концертын тәкъдим итте. Бүген без сезгә шушы кичәнең берникадәр кыскартылган радиовариантын тыңларга тәкъдим итәбез. Концерт Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узды.  Проектның җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор  Лидия Әхмәтова. Оркестрның дирижеры Сергей Васильев. Кичәне Ирина Кибякова һәм Илшат Вәлиев алып бара.

W9flIjC9rkU (1)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>