12 июль. «Татарстан дулкынында».

тат сабантуй аул село летос

-Тапшыруыбызны Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребез тормышына кагылышлы күңелле хәбәрдән башлыйбыз. Анда берничә шәһәрдә гөрләп милли бәйрәмебез – Сабан туйлары үткән. Бу хакта безгә “Үзбәкстан-Россия” дуслык җәмгыятенең башкарма директоры, журналист Флора Фәхретдин хәбәр итте. Ул сәхнәдән ясаган чыгышларның кайберләрен яздырып та алган. Бүген без Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребез тормышындагы бу мөһим вакыйга турында сезгә дә сөйләргә булдык.

-Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт драма театры сезонны “Фронтовичка” дигән спектакль премьерасы белән япты. Аны Екатеринбург драматургы Анна Батурина пьесасы буенча башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйган. Премьера көнендә аларның икесе дә Әтнәдә иделәр. Моннан тыш яңа спектакльне республикабызның башка театр вәкилләре дә карады. Анна Батуринаның әлеге пьесасы Россиянең унлап театрында куелган. Ә Татарстан сәхнәсендә бары тик беренче тапкыр гына сәхнәләштерелүе. Спектакль Россиянең Кече шәһәр театрлары федераль программасы буенча куелды. Режиссер Илсур Казакбаев бүген М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында режиссер һәм Салават Дәүләт драма театрында баш режиссер булып эшли. Аның сугыштагы хатын-кыз темасына беренче тапкыр гына алынуы түгел. Премьерадан безнең репортаж.

-Биектау районы Кече Битаман авылында күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемендәге Икенче Бөтенроссия драматурглар семинары узды. Аның беренчесе 2017 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Быелгы семинарда катнашу өчен Татарстан, Башкортстан, Мари-Эль, Удмуртия, республикаларыннан 30 дан артык драматург, режиссер, театр белгечләре теркәлгән. Укылыр өчен 15кә якын әсәр тәкъдим ителгән. Тулырак мәгълүмат бу чарада булып кайткан хәбәрчебез Рәфидә Галимҗанова язмасында.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>