12 июнь. Бүген илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә.

тат

Бәйрәмгә багышланган чаралар бөтен республика буенча узды. Быел башкалабызда гына да 12 төрле мәйданчыкта тантаналы чаралар оештырылган иде.

Казанның Җиңү паркында Россия көнендә 50 метрлы флагшток ачтылар һәм анда Россия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәрделәр.

Казанның Горький паркындагы бәйрәмне  Халыклар дуслыгы парады ачып җибәрде. Анда катнашучылар паркка үзәк керү урыныннан алып сәхнә түренә кадәр уздылар. Тирә-якны төрле милләтләрнең  җыр-моңнары яңгыратты.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Созвездие-Йолдызлык» республика сәләтле балалар һәм яшьләр фестивале финалистларының бәйрәм концерты  булды. Ундүрт яшьлек лауреатларга Россия Федерациясе гражданнары паспортлары тапшырды.

Россия көнендә Казанда 13нче тапкыр үткәрелгән “Дети рисуют страну” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булды. Анда катнашкан кече яшьтәге мәктәп укучылары саны быел 12 меңнән артып киткән.

Россия көне Казан өстендә бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>