12 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

глобус земля мир путешествие туризм

Көтеп алган җәй дә тәмамланды. Бу көннәрдә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, техникумнарда тулы куәткә укулар башланып китте. Җәй буена көч туплаган укучылар, яшь-җилкәнчәк кабат белем эстәргә кереште. Инде сез дә дусларыгыз белән күрешергә, җәй буена алган хис-кичерешләр белән уртаклашырга өлгергәнсездер. Һәрбер җәй безнең тормышта яңа эз калдыра. Безнең фикерләүләрне, тормышка карашыбызны үзгәртергә сәләтле. Студиябезнең бүгенге кунагы – Рөстәм Шәйхиев та менә шул фикердә. Быелгы җәй аның өчен сәяхәтләргә бай булган. Ул автостоп рәвеше белән Казаннан Урта диңгез ярына кадәр барып җиткән. Моннан тыш Рөстәм спортның каратэ төре буенча тренер булып та эшли. Быел җәй ул үз укучыларын һәм аларның әти-әниләрен табигатькә алып чыгып ял иттерде. Аларга самавардан чәй эчертте, палатка куярга, учак ягарга өйрәтте. Мондый яллар файдалы булудан бигрәк, гаиләдәге дуслыкны ныгыта, чөнки бүген күп кенә ата-аналар көн дәвамында эштә булу сәбәпле балаларын бик сирәк күрә һәм аралаша. Болар турында без әле алдагы тапшыруларыбызда да сөйләрбез. Ә бүгенгә әңгәмәбезнең төп темасы – автостоп белән сәяхәт итүдән алган тәэсирләр, кызыклы һәм мавыктыргыч хәлләр, сәяхәт итүчегә киңәшләр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>