13 апрель. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.

view_5042787_3698543

Бу атнада Татарстанга Россия вице-премьеры Дмитрий Козак килде. Пәнҗешәмбедә ул Чаллыда Кама автозаводлар комплексының 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш алдыннан, Дмитрий Козак белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан автогигантының җитештерү линияләрен карады.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы булды.

Пәнҗешәмбедә Казанда Россия венчур форумы булды. “Россия венчур форумы — проектны эшләүчеләр белән потенциаль инвесторларны  очраштыру  өчен отышлы мәйдан”.

Татарстанда ике көнлек сәфәр белән төбәк җитәкчесе Виктор Томенко җитәкчелегендәге Алтай крае  делегациясе булып китте. Кунакларны Казан Кремлендә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Быелгы яз игенче заказы буенча диярлек килә: кыш буе мул итеп яуган кар көндез эри дә, төнлә салмак кына җиргә сеңә бара. Ә туфрактагы дым – ул икмәк дигән сүз.. шуңа да быел игенчеләребез шактый елларга сузылган корлыктан соң язгы чәчүгә дәртләнеп, мул уңышка өметләнеп әзерләнәләр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>