13 апрель. «Татарстан дулкынында».

Тукай 2016

Җиһанда – яз хакимлек итә! Гади генә түгел, тукайлы яз! Бүген, 13 нче апрель сөекле шагыйребезнең бакыйлыкка күчкәненә дә 105 ел тулды. Ләкин Тукай рухы һәр татарның йөрәгендә, күңелендә яши. Кулына каләм алучылар аны тагын да ныграк тоя. Шагыйрь үзе дә килер буыннарга васыять итеп “Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы”, — дип язып калдыра. Шуңа да тапшыруыбызның беренче бүлегендә сезне Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрь, татар телендә чыгып килә торган “Тулпар” яшьләр журналының баш мөхәррире урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов белән очрашу көтә.

Ә аның икенче өлешендә Казан федераль университеты студентлары һәм мөгаллимнәре тарафыннан әзерләнгән “Гарәфә кич, төшемдә” дигән радиопостановка тыңларга чакырабыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>