13 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

view_3437987_2661506

Бүген – шимбә көн, һәм бу вакытта без, гадәттәгечә, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына барып кайтты. Максаты —  энергетика объектлары белән танышу иде.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә узган елгы  төзелеш эшләре турында мәгълүмат бирелде. Быел Татарстанда 2 миллион 403 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Тапшыруыбызда Социаль ипотека программасы үтәлеше турында да сөйләрбез.

Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше социаль ярдәмнән файдалана. Бу турыда кичә үткәрелгән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрылыгының Коллегия утырышында әйтелде. Анда Татарстан премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Игътибарыгызга Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлегенең узган елгы эш нәтиҗәләре турында репортаж  да тәкъдим итәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>