13 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инде берничә ел рәттән Рөстәм Яхин исемендәге Халыкара классик музыка фестивале уздырып килә. Татар музыкасын сөючеләр өчен әлеге фестиваль ел дәвамында көтеп ала торган бәйрәмгә әверелде. Фестивальдә гадәттә өч концерт тәкъдим ителә. Соңгысында – Гала-концертта композиторның киң таралган һәм сирәк яңгырый торган җырлары, романслары, инструменталь әсәрләре башкарыла. Узган елның 27 ноябрендә үткән “Яхин – Гала” концертында Татарстан, Башкортстан, Санкт-Петербург җырчылары һәм музыкантлары катнашты. Бүген без сезгә әлеге концертның радиовариантын тыңларга тәкъдим итәбез. Кичә трансляция буенча язып алынды. Концертны Лилия Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмәдуллин алып бара.

 

view_3285567_2571481

 

view_3285567_2571484

 

view_3285567_2571495

 

view_3285567_2571496

 

view_3285567_2571500

 

view_3285567_2571509

 

view_3285567_2571511

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>