13 июль. «Татарстан дулкынында».

Асия Галиева

Асия Галиева… Әлеге исем безнең радиотыңлаучыларга яхшы таныш. 50 елдан артык гомерен татар сәхнәсенә багышлаган, Татарстанның халык артисты ул. Аның якты истәлегенә багышлап әзерләнгән узган тапшыруларыбызның берсендә без Камал театрында булачак кичә турында хәбәр иткән идек. Академия театрының кече залында үткән бу кичәдә артистканы якыннан белгән, аның белән бер сәхнәдә уйнаган артистлар һәм иң мөһиме Чехиядә гомер итүче, әнисен тәрбияләп соңгы юлга озаткан танылган пианистка Динара Сөләйманова да катнашты. Әлеге кичәне Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып бара.
Кичәнең дәвамын сез иртәгә, 14 июль көнне, 8 сәгать 10 минутта тыңлый аласыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>