13 ноябрь. Туры элемтә.

руки

1745 нче елның 13 нче ноябрендә  Франциядә туган  Валентин Гаюи Парижда һәм  Петербургта  сукырлар өчен  берничә  мәктәп  төзетә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан  13 нче ноябрь Бөтендөнья  сукырлар көне  дип игълан ителә. Хәзер җир шарында 39 миллион  сукыр һәм 124 миллион  начар күрүче  кеше яши. Галимнәр фаразлавынча, 2020 нче елга  сукырлар саны  җир шарында  75 миллионга җитәчәк.

Татарстанда  сукырлар оешмасы  нинди эшләр башкара? Күзе күрми торган һәм  начар күрүче кешеләр өчен  нинди шартлар тудырыла?  Республика  сукырлар һәм  начар күрүчеләр китапханәсе директоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Сәфәргалиев белән  туры эфирда сүз шул хакта барачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>