13 ноябрь. “Юллар чатында”.

view_691430_1166288

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе белән дәвам иттерәбез.

Россиядә җәяүлеләргә юл бирмәгән очракта машина йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландыра торган административ кодекс маддәсе гамәлгә керә. Элек булган 1500 сум урынына, хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.

Исегезгә төшереп үтәбез, Россиядә боҗралы урам киселешләрен үтүне үзгәрткән яңартылган юл хәрәкәте кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер, тиешле юл билгеләре булганда, боҗрага кергән машина йөртүчеләр боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә юл бирергә тиешле.

Һава торышының салкынаюы сәбәпле, сезгә транспорт чараларын кышкы юлларга әзерләү мөһимлеген исегезгә төшерәбез. Юлда хасил булган юка гына боз катламының да хәрәкәт өчен куркыныч булуын искәртәбез. Моннан тыш,  машинага “Шипы” билгесен дә урнаштырырга онытмагыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>