13 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

книга

Бүген без сезнең игътибарга премьера тәкъдим итәргә булдык. Азнакай төбәгендә танылган нәфис сүз остасы, Татарстанның атказнаган мәдәният хезмәткәре Земфира Кашапова, Татарстан радиосына махсус килеп, шагыйрь Рөстәм Зәкуан шигырьләрен яздырды. Аннары әлеге язманы режиссер Рамил Һидиятулла әдәби-музыкаль композиция итеп эшләде. Бүген без менә шушы иҗат эшен беренче тапкыр сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Аңа кадәр тагын бер матур вакыйга турында сөләп үтәрбез. Бу – шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның иҗат кичәсеннән нәни генә репортаж. Чаллы каласында булып үткән бу кичәнең язмасын анда яшәүче каләмдәш дустыбыз Наилә Вилданова тәкъдим итте.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>