14 апрель. “Тел күрке – сүз”.

история печат газет журналист сми

Тапшыру “Хәтер сандыгы” сәхифәсе белән башлана, бу очраклы түгел, чөнки би күп тыңлаучыларыбызның яраткан язучысы Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулды.  Бикә ханым, әдәбиятта якты мирас калдырган шагыйрә һәм прозаик булу белән беррәттән, туган телебезне саклау, үстерү өчен янып иҗат итүче публицист та иде. Күп еллар рус мәктәбендә татар теле укыткан мөгаллимә, тел галиме буларак, ул безнең “Тел күрке – сүз” тапшыруларында да актив катнашты, ата-аналарны үз балаларын туган телдән аермаска чакырып яшәде.  Тапшыруда урын алган язма – әнә шундый чыгышларның берсе.

Аннары  филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов шагыйрь Акмулла әсәрләрендәге тел бизәкләре турында сөйли, академик Рузәл Йосыпов телебезгә үтеп кергән чүп-чар сүзләрдән арыну юлларын бәян итә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>