Гаҗәеп мөмкинлекләргә, сәләткә ия булган, тормышның иң кырыс авырлыклары алдында сынмаган үзенчәлекле шәхесләр белән таныштыручы “Әй, матур дөнья!” тапшыруының бүгенге кунагы – Актаныштан Рамил Вәлиев. Ул күпләрнең җаннарын эретерлек шигырьләр, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек җырлар иҗат итүче шәхес.
“Әй, матур дөнья!” тапшыруының бу чыгарылышында сез Рамил Вәлиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырсыз.