14 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Шараф

 

Студиябез кунагы – танылган композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстанның халык артисты Әнвәр Шәрәфиев.

Әнвәр ага симфоник оркестр, ансамбльләр һәм төрле музыка уен кораллары өчен инструменталь әсәрләр авторы. Аның җырлары  инде ничә еллар дәвамында Зөһрә Сәхәбиева, Клара Хәйретдинова, Георгий Ибушев кебек җырчылар репертуарын бизи, “Уйнагыз гармуннар” исемле җыры исә республика гармунчылар фестиваленең гимнына әверелде. Аның әсәрләреннән тупланган нота җыентыклары яшь музыкантларны тәрбияләүдә  — музыка мәктәпләре, башка сәнгать уку йортлары өчен алыштыргысыз уку әсбабы булып тора. Әле соңгы елларда гына да Әнвәр Шәрәфиевның шундый берничә китабы дөнья күрде – ул “Сандугачкай” исемле балалар һәм яшүсмерләр өчен фортепиано пьесалары җыентыгы, “Чулпан йолдыз” җырлар җыелмасы һәм “Наз” дип исемләнгән скрипка пьесалары һәм ансамбльләр җыентыгы. Бүген без композитор белән шушы җыентыклары, җырлары турында, һәм, гомүмән, киң кырлы иҗаты турында сөйләшербез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>