14 июнь. «Татарстан дулкынында».

науруз

“Безнең халыкларның театрларын нинди генә аралар бүлмәсен, ике елга бер мәртәбә аларның юллары Казанда кисешә. Театр сәнгате һәм иҗади дуслык бәйрәме булган “Нәүрүз” фестивале янәдән төрки дөньяның театр әһелләрен, үзенчәлекле театр коллективларын җыйды”. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда булып үткән Төрки халыкларның 14 нче Халыкара “Нәүрүз” театр фестивале кунакларын сәламләп шулай диде. Бер атна дәвамында Казаныбыз театрлары гөрләп торды. Йөзләгән артист, театр тәнкыйтьчеләре, Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан, Румыния, Таҗикстаннан 28 театр коллективы барысы да Казанга җыелды. “Нәүрүз” театр фестивале быел Башкортстанның театр сәнгатенә багышлап үткәрелде. Бу зур вакыйгадан без дә читтә калмадык. Бүген игътибарыгызга “Нәүрүз” театр фестиваленнән әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Төрле илләрдән килгән театр эшлеклеләре белән үткәрелгән әңгәмәләр эксклюзив һәм уникаль, чөнки алар төрки телләрдә яңгырый. Димәк, сез дә кан-кардәшләребезнең үзенчәлекле сөйләмен тоя алачаксыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>