14 май. “Татарстан дулкынында”.

bogobloger

Бүген игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Кунагыбыз – шагыйрь, публицист һәм әле тагын иң әүвәлдә популяр җырлар авторы Рөстәм Зарипов.

Аның белән очрашуның сәбәбе шул – Рөстәм Зарипов иҗат иткән һәм аннары безнең күңелләргә мәңгелеккә дип кереп урнашкан “Тамчы гөл” җырының дөньяга яралуына 40 ел тулды.

Комментарий

  1. габит

    рәхмәт Рөстәм.сокланып рәхәтләнеп тыңладым.

  2. Ильгиза

    Рөстәм, рәхмәт! Яңадан яшьлек елларына кайтардың безнең Мөслим турындагы истәлекләрең белән.Синең барлык әйтелгән фикерләрең белән дә килешәм. Киләчәк иҗатыңда уңышлар телим!

  3. Илмира Гыймаева

    Бик матур, ихлас очрашу булган! Рәхмәт сезгә «Татарстан дулкынында»

    Сез – безнең… кабатланмас!
    (Бик күп җырлар авторы, райондашым – шагыйрь
    Рөстəм абый Зариповка)
    Айдай түгəрəк йөзе,
    Елмаеп бага күзе.
    Көлсəң – көл, еласаң – ела,
    Чəнечкеле һəр сүзе.
    Күңеле киң, бай булса да,
    Мактауларга бик саран.
    Кызу калəмгə элəксəң,
    Ялкыннары, һай, яман!
    «Рөстəм» дип əйтеп тормыйлар,
    «Безнең Тамчыгөл», дилəр.
    Тамчы гөлнең һəр тамчысы
    Аның үткəнен сөйлəр.
    Баянда уйнаулары да
    Əллə нинди – үзгəдер.
    Һəр нотасы, һəр аккорды
    Үзəклəрне өзəдер.
    Мактаулардан туктыйм инде,
    Халык дөрес аңламас.
    Йөрəктə булган бар хисне,
    Ачып салу ярамас.
    …Тагын шуны өстəп əйтəм:
    «Сез – безнең… кабатланмас!»

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>