15 август. «Татарстан дулкынында».

zuf

Бүген без сезгә һәвәскәр композиторлар иҗатына багышланган “Җыр чишмәләре” дигән циклдан чираттагы тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. Әлеге сәхифәдә без сезне халык күңеленә үтеп кергән, чыннан да саекмас җыр чишмәсе булган һәвәскәр композиторлар иҗаты белән таныштырабыз. Тапшыруны гомере буе композиторлар белән аралашып яшәгән, аларның иҗатын өйрәнгән, Татарстанның һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе Риф Гатауллин алып бара.

Студиядә кунакта Татарстанның халык артисты,  Рәсәй авторлык җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе,  җырчы, һәвәскәр  композитор  Зөфәр Хәйретдинов.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>