15 май. “Татарстан дулкынында”.

Ильясов юбилей

15 май – Халыкара Гаилә көне. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә республикабыз театрларында, шәһәр, район яки авыл мәдәният сарайларында ел саен “Гаилә бәйрәме” – “Пар канатлар” кичәсе үткәрә. Татарстан радиосында 50 ел эшләгән хезмәттәшебез, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка быел апрельдә 80 яшь тулуын һәм бу җырчының “Пар канатлар” кичәләрендә даими катнашуын исәпкә алып, бәйрәмне аның туган төбәге — Чүпрәледә үткәрергә булдык һәм район җитәкчелеге бу тәкъдимне хуплап каршы алды. Тыңлаучыларга бу бәйрәмнең кыскартылган язмасы тәкъдим ителә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>