15 ноябрь. Концерт.

IMG_3848

Хәерле кич, кадерле дуслар! Татарстан радиосы үзенең кичке тапшыруларын дәвам иттерә.

Бүген безнең тапшырулар программасына үзгәреш керә һәм моңа кайгылы хәбәр сәбәпче булды. Бүген милләтебезнең олы бер шәхесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рауза Хәйретдинова вафат булды. Үзе китте, аның якты исеме, куйган хезмәте, иҗаты безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Татарстан радиосы фондында артистка катнашындагы дистәләрчә спектакльләр, тапшырулар сакланып калды. Әйдәгез, хәзер әнә шундый тапшыруларның берсеннән өзек тыңлыйк. Бу тапшыру драматург Юныс Сафиулла тарафыннан 2000 нче еллар башында әзерләнгән иде. Һәм ул Рауза Хәйретдинова иҗатына багышлана.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>