15 ноябрь. “Яшьлек аланы”.

тат украш

Чибәр, уңган-булган кызларның берсе – Гөлназ Гатина, “Татар кызы – 2017” халыкара конкурсы җиңүчесе бүген студиябезнең кунагы. Билгеле булганча, бәйге 2011 елда беренче тапкыр Чиләбе өлкәсендә оештырылды. Берничә ел эчендә ул җитди проект дәрәҗәсенә күтәрелде. 2016 елда Чиләбедә бәйге Халыкара дип игълан ителде. Быелдан алып аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырылачак.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 12 кыз чибәрлекләрен, зирәклекләрен, татар халкының тарихын, гореф-гадәтләре, йолаларын белүләрен күрсәтә алачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>