16 апрель. “Пар канатлар”.

Ильясов

 

90 елдан артык тарихы булган Татарстан радиосы коллективы халкыбызның күренекле шәхесләре, фидакарь хезмәте белән Татарстанны  бөтен дөньяга таныткан егет-кызлары турындагы хатирәләрне кадерләп саклый, алар турындагы мәгълүматны тыңлаучыларга көне-сәгате белән  түкми-чәчми, гадел һәм дөрес иттереп җиткерә. Татарстан радиосында гомер-гомергә күренекле язучы һәм шагыйрьләр, җырчы һәм композиторлар “тормыш мәктәбе” узган, хәзер дә шулай. Коллективыбыз ветеран-коллегаларыбыз турындагы истәлекләрне кадерләп саклый.

Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә ярты гасыр эшләгән хезмәттәшебез — Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовка бу айда 80 яшь тула. Бүген сүзебез шушы танылган җырчы хакында булыр.

Ә 18 апрельдә Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе җырчының туган ягында  Чүпрәле муниципаль районы җитәкчелеге һәм  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче  Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә  Гаилә бәйрәме үткәрәчәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>