16 август. “Җырларыбыз сиңа, игенче!”

поле 1

Татарстан радиосы  дулкыннарында “Җырларыбыз сиңа, игенче” дигән  әдәби-музыкаль программа.

Республикабыз кырларында урак өстенең иң кызган чагы. “Ил куәте икмәктә”, — халкыбыз. Безнең өчен һәр бөртек ашлык кадерле. 16 август көненә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, республикабыз игекнчеләре ике миллион тонна  ашлык суктырган. Бу уңышка Буа, Әлки, Чистай районнары аеруча зур өлеш кертте. Республика  буенча гектарыннан уртача 28 центнер уңыш чыга. Иң алдынгылар рәтендә мул уңыш Зәй, Сарман, Актаныш, Тәтеш, Тукай, Норлат, Буа һәм Кукмара районнары.

Бу  көннәрдә  игенче  сүзе  аеруча  горур яңгырый.  Тир  түгеп  үстерелгән  икмәк  язмышы  игенче  хезмәтенә, аның тырышлыгына  бәйле. Республикабыз  кырларында  үстерелгән   уңышны сыйфатлы җыеп  алу  өчен  зур  көч  һәм  тырышлык  таләп  ителә.  Республикабыз  механизаторлары  сынатмыйлар. Уңышлар  насыйп  булсын  сезгә, хөрмәтле  кыр  батырлары!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>