16 август. «Татарстан дулкынында».

3

Күптән түгел Татарстанның халык артистлары — танылган  композитор, баянчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Фәрит Хатыйпов һәм җырчы Рабига Сибгатуллина үзләренең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында аларның юбилейларына багышланган  «Җыр бәйрәме» узды. Бүген без сезгә әлеге кичәнең берникадәр кыскартылган  1 бүлеген тыңларга тәкъдим итәбез. Кичәне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов алып бара.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>