16 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Путин 20192

Бу атнаның иң зур вакыйгасы, һичшиксез, Татарстанга илебез Президенты Владимир Путинның килүе булды. Россия җитәкчесенең Республикага  сәфәр кылуының төп сәбәбе — РФ Дәүләт Советының  торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруга багышланган күчмә  утырышын үткәрү иде.  Әмма  Татарстандагы эш программасы бу утырыш белән генә чикләнмәде.

Пәнҗешәмбе – җомга көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәрендә булды, биредә ул  Россия инвестиция форумы кысаларында уза торган чараларда катнашты. Ә бу көннәрдә Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәр кыла.

Пәнҗешәмбедә Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 45нче утырышы булды. Аның белән язгы сессия башланып китте.

Бу атнада Республикабыз икътисады, халкыбызның яшәеше өчен иң әһәмиятле тармакларның берсе булган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган елгы эшенә нәтиҗә ясады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>