16 гыйнвар. “Яшьлек аланы”.

IMG_20181224_211810_HHT

Бүген без сезне “Дәрт” дип аталган яшь һәвәскәрләр театраль труппасы белән таныштырырга булдык. Алар былтыр май аенда “Җәүдәт белән Зөбәрҗәт” спектаклен күрсәткәннәр иде. Чираттагы премьера узган елның 24 нче декабрендә булды. Үзешчәннәр театраль труппасы “Чаткылар” дигән спектакль тәкъдим итте. Режиссеры – Әминә Миндияр.

Яшьләр тәкъдим иткән “Чаткылар” спектакле – документаль әсәр. Ул 1905 нче елгы революциядән алып 1921 елгы ачлык вакыйгаларын колачлый. Спектакльнең нигезен 20 йөз башында яшәгән һәм хезмәт иткән шәхесләрнең — Заһидә Бурнашева, Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Маһруй Мозаффария, Вафа Бәхтияров истәлекләре, газета язмалары, Фатих Әмирхан һәм Галиәсгар Камал пьесалары, шулай ук бар гомерен Иске татар бистәсендә үткәргән Нурания Биктимерова белән әңгәмә тәшкил итә. Яшьләрнең спектакльне куюда зур киңәшчеләре халык язучысы, драматург Рабит Батулла була. Ә текстларны пьеса итеп журналист Рәдиф Кашапов туплаган.

Спектакльнең музыкаль бизәлешен яшь композитор Миләүшә Хәйруллина эшләгән. Тәрҗемә белән Зөләйха Камалова шөгыльләнгән. Артистлар арасында студентлар, төрле һөнәр ияләре бар. Хөрмәт йөзеннән аларны атап та китик: Айгөл Абдрахманова, Айдар Әхмәдиев, Энҗе Әхмәтҗанова, Гөлназ Гыймадиева, Айназ Газизов, Ильяс Минһаҗев, Эльвира Рәфыйкова, Ләйлә Хәбибуллина һәм Ленар Хамматов. Спектакльдә тамашачы бу яшьләрне берничә образда күрде. Рольгә керү тамашачы күз алдында барды.

“Чаткылар” спектакле барлыгы 11 бер-берсенә бәйле өлештән тора. Истәлекләр арасына 2 пьесадан өзекләр дә сыйган. Бу – Фатих Әмирханның “Яшьләр” һәм Галиәсгар Камалның “Беренче театр” пьесалары. Шушы әсәрләр арасында 3 сюжет сызыгы аерылып тора. Бу – аталар һәм балалар проблемасы белән үрелгән җәдитчелек һәм кадимчелек көрәше, эмансипация һәм театр тарихы сәхифәләре.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>