16 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

view_3988047_3015265

Бу атна Россия көнен бәйрәм итү белән башланып китте. Казанда да аны зурлап билгеләп үттеләр.

Бу көннәрдә Россия футбол буенча Дөнья Чемпионаты вакыйгалары эчендә кайный. 14 нче июнь көнне булган беренче уенны Россия искиткеч зур җиңү белән тәмамлады: Согуд Гарәбстаны командасын 5кә 0 исәбе белән  тар-мар итте. Бүген исә Казан өчен бик әһәмиятле көн – башкалабызда Франция белән Австралия уйный.

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае тәмамланды. Ураза гаетен, гадәттәгечә, Республикабыз мәчетләрендә гает намазы белән каршыладылар.

Пәнҗешәмбе  көнне Татарстанга эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев килде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>