16 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

view_4917867_3622399

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк булуын әйтте. Бу хакта ул «Пирамида»да Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында белдерде. Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүгенге көндә республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен башлап җибәрүчеләр шактый. Бу юнәлешнең отышлы икәнен аңлаучылар белән очрашу Татарстан авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгында  булды.

Чәршәмбедә Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Телләрне өйрәнү һәм саклау  темасына сөйләшү Татарстан Хөкүмәте йортында пәнҗешәмбе булган чарада да дәвам итте. Татарстан Республикасындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә үтте.

Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>