16 октябрь. «Старт».

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Тормыш — хәрәкәт булганда гына  бәрәкәтле була. Моны Аллаһы Тәгалә  Коръәни Кәримдә һәм әле аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәт Мостафа с.г.в. үзенең хәдисләрендә кат-кат исебезгә төшерә. Хәтта  безнең иң беренче сорала торган намазның да нигезе, асылы Аллаһы Тәгаләгә буйсынып итәгать итү булса, икенче яктан, әле ул физик күнегүләргә керә торган барлык хәрәкәтләрнең дә тупланмасы дияргә була. Шуңа күрә, безнең имамнарыбыз бу тормышта үзләрен тизрәк тапсын һәм башкаларга үрнәк иттереп яши дә белсен өчен  физик культура белән дә актив шөгыльләнәләр. Моның нигезләре башта мәктәптә бирелсә, аннары инде мәдрәсәләрдә дәвам итә. Ничек дәвам итә? Без шул хакта Казандагы “Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы” исемен йөртүче югары мәдрәсә мисалында фикер йөртербез. Әңгәмәдәшебез – аның ректоры, танылган дин белгече Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Сөйләшү сезнең күңелләрегездә йөргән күпләгән сорауларга җавап табарга ярдәм итмичә калмас, шәт.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>